Кышын кошларны ашатыгыз

2023 елның 9 гыйнвары, дүшәмбе

 Иштуган авыл мәдәният йорты белгечләре балалар белән "Кышын кошларны ашатыгыз" дигән акция үткәрделәр. Акциянең максаты-балаларның игътибарын кышлаучы кошларга җәлеп итү. Кыш кошлар өчен-елның иң авыр чоры: салкын һәм ачлыктан бик күп канатлылар үлә. Кошлар безнең йорт тирәсенә ярдәм сорап очып киләләр һәм без аларга кышны кышларга ярдәм итәргә тиешбез. Чара башында балаларга күчмә һәм кышлаучы кошлар нәрсә белән аерылып торулары, аларның үзенчәлекләре турында сөйләделәр. Балалар кошларның кышка, салкыннарга ничек яраклашуын белделәр. Кышлаучы кошлар турында викторина сорауларына җавап бирделәр, кошлар турында табышмаклар чиштеләр. Аннан соң балалар үз куллары белән җимлекләр ясадылар һәм әзерләнгән җимлекләрне ашлык салып, агачларга элеп куярга куйдылар. Акция барышында балалар үзләренең яхшы эш башкаруларын аңладылар – елның иң авыр вакытында кошларга исән калырга булыштылар. Акция ахырында "Карга һәм чыпчык" танып белү уенын уйнадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International