Кыш бабай һәм компания

2023 елның 9 гыйнвары, дүшәмбе

2 гыйнварда Иштуган мәдәният йорты белгечләре балалар белән "Кыш бабай һәм компания"дигән яңа ел уен программасы уздырдылар. Чараның төп максаты: балалар өчен бәйрәмнең эмоциональ атмосферасын булдыру, төрле яшьтәге балаларны уртак уен эшчәнлегенә тарту иде. Бәйрәм эстафета рәвешендә үткәрелде. Ярышлар башланыр алдыннан катнашучылар 2 командага бүленде. Беренче команда – «кар бөртекләре», икенчесе - «карлыгачлар». Эстафета төрле этапларны үз эченә алган: «Кричалки», «елан», «киез итекләр», «боулинг», «кар бөртекләре кемдә күбрәк", «эзләрне бел», кышкы темага табышмаклар чишү. Балалар эстафетада актив катнашты. Эстафетаны уздырганда ярыш моменты булуга карамастан, чарада күңелле һәм дустанә атмосфера сизелде. Балалар барысы да бик канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International