Башлангыч сыйныф укучылары өчен яңа ел

2022 елның 30 декабре, җомга

28 декабрь көнне Иштуган мәдәният йортында Иштуган урта мәктәбенең 1-4 сыйныф укучылары өчен күптән көтелгән Яңа ел бәйрәме узды.    Балалар өчен яңа ел-ул әкиятләр һәм могҗизалар чоры. Балалар иң көтеп алынган кунакларны зур шатлык белән каршы алдылар – Кыш бабай һәм Кар кызы, үзешчән сәнгать номерлары тәкъдим иттеләр, конкурсларда катнаштылар, җырладылар, чыршы тирәсендә әйлән-бәйлән йөрделәр, күңел ачтылар. Чара дәвамында ата-аналар балаларның эчкерсез елмаюларын һәм бәхетле күзләрен күзәттеләр. Кыш Бабай шигырьләр тыңлап кына калмады, үзе дә балаларга үрнәк күрсәтте: җырлады һәм биеде. Чара ахырында барысы да Яңа ел бүләкләре алды, өйләренә уңай Яңа Ел кәефе алып китте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International