"Авыл территорияләрен комплекслы үстерү"программасы буенча Саба муниципаль районы территориясендә төзелүче йортларны ачу

2022 елның 22 декабре, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясенең «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасын раслау һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларына үзгәрешләр кертү турындагы»  2019нче елның 31 нче маеннан 696нчы номерлы карары белән расланган "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү" Россия Федерациясе дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында агымдагы елда Татарстан Республикасы Саба районы территориясендә 10 авыл җирлегендә яшәүче һәм эшләүче гражданнарга  23 торак йорт төзелде.
Бүген, 22 нче декабрь көнне, бу йортларның рәсми ачылышы булды.
Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары - Аппарат җитәкчесе Марат Рәшит улы Кәримов, авыл җирлекләре башлыклары, подрядчы оешма вәкилләре, авылларның имам-хатыйблары шушы гаиләләрне Яңа өйләре белән котларга һәм аларга җылы теләкләрен җиткерергә килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International