Фестивальдә катнашу

2022 елның 12 декабре, дүшәмбе

Иштуган авыл җирлегендә яшәүче 14 яшьтән 25 яшькә кадәрге яшьләр «Саба-АРЕНА» универсаль спорт комплексы базасында узган PROFФЕСТ һөнәрләре фестивалендә катнаштылар. Әлеге проект Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең яшьләр сәясәте учреждениеләре өчен грант конкурсы кысаларында тормышка ашырыла. Фестиваль кысаларында районыбыз үзмәшгульләреннән төрле мастер-класслар үткәрелде. Мастер-класслардан соң лекция чыгышы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International