Ватан Геройлары Көне

2022 елның 12 декабре, дүшәмбе

9 декабрьдә билгеләп үтелә торган Ватан Геройлары көне кысаларында Иштуган урта мәктәбендә Украина территориясендә махсус хәрби операция барышында һәлак булган Гайфетдинов Илнур Рәшид улы истәлегенә багышланган тантаналы чара булды.

Тантананың икенче өлеше-яшьләр арасында волейбол турниры. Волейбол турнирын үткәрүнең максатлары һәм бурычлары: яшьләрне физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү, яшьләрнең сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, яшь буынны патриотик тәрбияләү, Ватан сакчысы истәлеген мәңгеләштерү, солдатның батырлыгы үрнәкләрендә әхлакый кыйммәтләр формалаштыру.

Волейбол турнирында Саба, Кукмара һәм Мамадыш районнары командалары катнашты.Киеренке көрәштән соң 6 команда арасында урыннар түбәндәгечә бүленде:1 урын-Таканыш (Мамадыш районы), 2 урын – чыршы (Кукмара районы), 3 урын - Чура авылы (Кукмара районы). Кукмара районыннан Яңа Кумор һәм Ошторма Юмья, Саба районыннан Иштуган командалар актив катнаштылар. Барлык командаларны да грамоталар белән бүләкләделәр, ә күчмә кубок белән 1 урынны алган команда бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International