Сатыш авыл китапханәсендә экологик дәрес

2022 елның 31 октябре, дүшәмбе

Табигать - ул безнең уртак йортыбыз. Ул гүзәл һәм чиста булсын өчен һәр кеше үзеннән өлеш кертергә, аны сакларга һәм яратырга тиеш. Кечкенәдән үк шуны аңлап үскән, табигать матурлыгын күрә, соклана белгән бала шәфкатьле, кешелекле булып үсә. Саба районы  Сатыш урта мәктәбе укучылары бүген бик кызыклы экологик дәрестә булдылар. Дәресне аларга укытучы апалары түгел, ә Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министрлыгының өлкән белгече Билалов Ришат абыйлары уздырды. Балалар табигатьне- сулыкларны, җирне, һаваны ничек сакларга кирәклеген кызыксынып тыңладылар, бик күп сорауларга җавап таптылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International