А. Кәримуллин исемендәге Саба район китапханәсе хезмәткәрләре һәм балалар китапханәсе Урта Саба авыл клубы белән берлектә «Табигать бүләкләре» дигән экологик сәгать үткәрделәр. Чара барышында балаларга тормышыбызда табигатьнең әһәмияте, табигатькә зыян китермәс өчен үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында аңлатылды.«Агачны яфрак буенча бел», «Тере барометрлар», «Табигый чылбыр» дигән конкурслар үткәрелде. Аларда балалар кошлар һәм бөҗәкләр тәртибе буенча һава торышын ничек белергә икәнлеген аңлаттылар, безнең төбәктә нинди агачлар һәм үсемлекләр үсүен сөйләделәр, шулай ук төрле хайваннар һәм кошларны сурәтләделәр. Чара табигать, туган як турындагы мәкальләр һәм әйтемнәр бәйгесе белән тәмамланды. Чарада катнашкан Һәркем экологик проблемалар турында уйланды, табигатькә сакчыл карарга кирәклеген аңлады.