Имин гаилә-җәмгыять һәм дәүләт тотрыклылыгының нигезе. Баланы тулы шәхес итеп тәрбияләү, гаиләнең ышанычлылыгын тою кайгыртучан, җаваплы башлыгыннан башка мөмкин түгел. Әтисенең шәхси мисалы-баланың җәмгыятьнең лаеклы гражданины булачагына гарантия. 16 октябрьдә Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән бергә яраткан әтиләре өчен төсле кәгазь эшләнмәләр ясадылар. Бүләкләр бик якты һәм төсле булып чыкты.