Интернат йортын капиталь ремонтлау

2022 елның 7 сентябре, чәршәмбе

             "Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорт" ДАССО катнаш урманнар массивы белән уратып алынган матур урында Мишә авыл җирлеге территориясендә, Татарстан Республикасының Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәсе район үзәгеннән 18 чакрым ераклыкта урнашкан. Интернат тарихы 2002-нче елда башлана: ул элеккеге пионер лагере базасында оешкан һәм, әлбәттә, капиталь ремонтка мохтаҗ. Җәй башыннан эшләр башланган, беренче эш итеп кер юу бүлмәсе белән мунча комплексына керешкәннәр, соңыннан интернат йөрәгенә күчкәннәр – ул ашханәле кухня(азык-төлек блогы). Генераль подрядчы - «Ремонтстройсервис»ҖЧҖ. Төзелеш эшләре суммасы 88 млн. сум тәшкил иткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International