Кызыл-Мишә авылы мәчетендә төзекләндерү эшләре

2022 елның 6 сентябре, сишәмбе

Халыкка  26 ел  хезмәт  итү дәверендә  мәчеттә  күпмедер дәрәҗәдә төзекләндерү    эшләре  башкарылып тора. Төзекләндерү эше тулысынча авыл  халкы ярдәме белән  башкарыла. Төзекләндерүгә  үз өлешен кертүчеләр  шөкер күп булды. Исемли башласаң кемнәрдер онытылып калыр кебек. Барсына да җомга, гает намазларында исемләп  рәхмәт  җиткерә  Кызыл-Мишә авылы  мулласы Дамир  хәзрәт. Шушы көннәрдә мәчеттә  җылылык  челтәре алыштырылды. Бу  хезмәтне  башкаруда  авылыбыз  егетләре үз  өлешләрен керттеләр. Ә җылылык  системасын  янартуда  бик зур өлешен кертучеләрне  исемләми калу  мөмкин түгел:  Шагипов  Рияз  Хәмит  улына, Хафизов Денис Наис  улына, Гатиятуллин  Ризат Шархемулла  улына,  Аллахы  Раббыбыз  разый булсын- диде  Кызыл-Мишә авылы  мулласы  Мөхәмәтҗанов Дамир.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International