3 сентябрьдә Россиядә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә. Бу вакыйга Бесландагы 2004-нче елда булган фаҗигага туры килә. Бесландагы фаҗигале вакыйгалар бөтен дөньяны тетрәтте һәм киң җәмәгатьчелек резонансы булды. Террорчылыкка каршы көрәш бүгенге көндә дәүләтебезнең иң мөһим бурычларыннан берсе дип әйтергә була.
Балалар белән «Террорга каршы бергә»дигән акция үткәрделәр.