Шәмәрдән мәдәният йорты белгече С. М. Фәтхуллина Шәмәрдән «Рост» лицееның 6 нчы сыйныф укучылары өчен (җитәкчесе - А. М. Хәмзина) терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көненә багышланган мәгълүмат сәгате үткәрде. Чара барышында белгеч балаларга 2004 елның 1-3 сентябрендә Беслан шәһәрендә булган коточкыч көннәрнең кайбер вакыйгаларын сөйләде. Чарада катнашучылар илебездә генә түгел, бөтен дөньяда иң масштаблы терактларны искә төшерделәр. Һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Очрашу теракт корбаны булмау һәм гадәттән тыш хәлдә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында материал тәкъдим ителгән видеороликларны карау белән үрелеп барды.