Керәнне авыл клубы мөдире, балалар белән бергә, элеккеге укытучыларын Белем көне белән котларга булдылар. Безнең авылда лаеклы ялда булган хөрмәтле укытучы Фәйзрахманова Рузия Габделбәр кызы яши. Кызлар үз куллары белән оригиналь открытка ясадылар, котлау яздылар, матур чәчәк бәйләме ясадылар. Гомерен балаларга багышлаган укытучының бу очрашудан бик күңеле булды, кызганычка каршы, үзен фотога төшермәскә кушты.