“Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты” дәүләт казна учреждениесендә «Татарстан Республикасы көне»

2022 елның 30 августы, сишәмбе

30-нчы август көнне “Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты” дәүләт казна учреждениесендә «Татарстан Республикасы көне» билгеләп үтелде.

Төп максат: Ватаныбызга патриотлык, хөрмәт һәм горурлык хисе тәрбияләү иде.

Татарстан - төрле милләт һәм дин вәкилләре дус һәм тату яши торган зур гаилә. Бу көн һәркемне туган җиребезгә җылы хисләр белән берләштерә.

Әңгәмәләр үткәрелде. Балалар Казан шәһәренең истәлекле урыннары белән таныштылар, конкурсларда бик теләп катнаштылар, республикабызның эре елгалары, милли бәйрәмнәр турында белделәр, республиканы җитәкләгән президентлар белән таныштылар. Кызлар чәчәкләрне карарга бик яраталар. Алар Татарстан Республикасы флагы рәвешендәге чәчәкләрнең үсешен кызыксынып күзәтәләр.

Бу бәйрәм көнендә барысы да республикабыз тарихы һәм үсеше турында күп мәгълүмат алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International