«Ватан нинди төстә?» исемле чара

2022 елның 25 августы, пәнҗешәмбе

23 август көнне Килдебәк авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә «Ватан нинди төстә?» исеме астында, Россия флагы көненә багышланган патриотик сәгать үткәрделәр.

Мәдәният хезмәткәрләре Россия Дәүләт флагы барлыкка килү тарихы белән таныштырдылар, бу бәйрәмнең ничәнче елда оештырылуы, төсләрнең нәрсә аңлатуы турында сөйләделәр. Чара слайдлар һәм видеороликлар күрсәтү белән тулыландырылды. Шулай ук китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International