«Төрле төстәге кино дөньясы» дип исемләнгән танып –белү уен программасы

2022 елның 9 августы, сишәмбе

5 август көнне Кызыл-Мишә авылы китапханәчесе табигатьтә «Төрле төстәге кино дөньясы» дип исемләнгән танып –белү уен программасы үткәрде. Башта китапханәче кыскача гына кино  сәнгатенең барлыкка килүе турында сөйләде. Малайлар һәм кызлар «Мультфильм героен тап» дигән викторинада , конкурсларда актив катнаштылар . Яшь кино сөючеләр үзләренең актерлык сәләтләрен сынап  карадылар. Чара барышында балалар рәхәтләнеп Шарль Перроның  «Кызыл калфак» әкиятен сәхнәләштерделәр. Балалар үзләрен төрле рольләрдә сынап карадылар. Чара  кызыклы һәм мавыктыргыч  булды, балаларга бик ошады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International