"Тулган ай" фольклор ансамбле чыгышы - “Югары-Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йорты” дәүләт казна учреждениесе

2022 елның 8 июле, җомга

Бүген, 2022-нче елның 8-нче июлендә “Югары-Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йорты” дәүләт казна учреждениесендә Шәмәрдән авылы ветераннар советы рәисе Галиева Минҗиһан Әхмәдулла кызы җитәкчелегендә «Тулган ай» фольклор ансамбле кунак булды. Алар безнең балаларны «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне»нә багышланган чыгышы белән сөендерделәр. Концерт программасы бик бай булды һәм барысына да ошады. Концерттан соң кунаклар тәрбияләнүчеләр белән аралаштылар. Безнең коллектив «Тулган ай» ансамбленә иҗади көн бүләк иткән өчен рәхмәт белдерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International