Гагарин кубогы Лесхозда

2022 елның 20 июне, дүшәмбе

2022 нче елның 19 нчы июнендә Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының ир-ат командалары арасында Гагарин Кубогына багышланган  хоккей ярышы булып узды.

Тантаналы ачылышта Саба муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесе Ишниязов Марат Рашат улы, Саба муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Гарипов Ирек Рамазан улы, "Олимп" спорт комплексы "МБУ директоры Хисамов Рифат Револевич," Саба"спорт комплексы" МБУ директоры Насыйров Рөстәм Борисович катнаштылар.

Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының "Олимп" спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Марсель Ибраһимов 2021-2022 еллар сезонында ЦСКА командасы составында Гагарин кубогына ия булды. Марсель тренерлар Галимҗанов Камил Әгъләмҗан улы һәм Галимҗанов Илнур Камил улы җитәкчелегендә хоккей секциясендә беренче адымнарын башлады. Ярышларда катнашучы командалар        һәм нәтиҗәләр:

1 урын- "Вымпел"

2 урын- "Тимерхан"

3 урын- Урман"

Иң яхшы капкачылар -Әхмәтшин Айрат "Тимерхан", Мәҗитов Илгиз" Вымпел", Зиганшин  Әдһәм"Урман" Иң яхшы һөҗүмчеләр- Вахитов Салават "Тимерхан", Гарипов Альберт" Вымпел", Яриев Айзат"Урман"

Афәрин! Ныклы сәламәтлек, уңышлар, гаилә иминлеге, тыныч күк йөзе телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International