Саба районының Яшь Гвардиячеләре чик сакчылары көненә багышланган чарада катнаштылар

2022 елның 28 мае, шимбә

Бүген, 28 май көнне, Саба муниципаль районы шт. Байлар Сабасы бистәсенең үзәк мәйданында Чик сакчылары көненә багышланган чара узды. Бу көнне Россия чик сакчылары, хезмәт итүчеләр, кадр офицерлары һәм чик буе гаскәрләре ветераннары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Чараның максаты - илебезнең яшьләренә патриотик тәрбия бирү. Арттырмыйча шуны әйтергә була: әлеге төр гаскәрләрнең тарихы йөзләрчә ел — беренче үзәкләштерелгән чик буе заставалары барлыкка килгән мизгелдән исәпләнә. Анда чик буе гаскәрләре ветераннары, «Бердәм Россия”нең “Яшь Гвардия”се Бөтенроссия сәяси партиясенең Саба төбәк бүлеге әгъзалары, «БЕРДӘМ РОССИЯ» Бөтенроссия сәяси партиясенең Саба төбәк бүлеге әгъзалары, Саба муниципаль берәмлеге Юнармия әгъзалары, шулай ук, хәрби комиссариат каршындагы ветераннар берләшмәләре әгъзалары катнаштылар. Чараның хөрмәтле кунагы булып, Донецк Халык Республикасы герое, Донбасста сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы, бүгенге көндә Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Шәмәрдән авылында яшәүче Евгений Руппа булды. ДНР герое үзенең батырлыклары турында сөйләде, барысына да тыныч күк йөзе теләде. Патриотик чара барышында сугышчы-интернационалистлар һәйкәленә чәчәкләр салынды һәм чик буе гаскәрләренең флагы күтәрелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International