Килдебәк авылында тантаналы митинг

2022 елның 8 мае, якшәмбе

8 нче майда, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә, Килдебәк авылындагы сугыштан катнашкан авылдашлар истәлегенә эшләнгән стела каршында тантаналы митинг үткәрелде.  Әлеге митингта Килдебәк мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче, Килдебәк урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары, тыл ветераннары, авыл халкы һәм бәйрәмгә килгән кунаклар катнашты.  Укучылар мәктәптән һәйкәлгә кадар, “Үлемсез полк” акциясе кысаларында, бабаларының рәсемнәрен күтәреп хәрәкәт иттеләр.  Бәйрәмне мәдәният йорты  хезмәткәрләре ачып җибәрделәр,  аннан соң бәйрәм укучыларның  Җиңү көне уңаеннан әзерләнгән концерт номерлары белән дәвам итте.  Митингта катнашучыларны авыл җирлегендә урнашкан оешма җитәкчеләре һәм районнан килгән вәкил – “Сабэнергосервис” оешмасы җитәкчесе А.А. Яхин бәйрәм белән котлап, ил-җирләребездә иминлек, тынычлык булсын дигән теләкләрен җиткерделәр. Шулай ук митинг барышында һәйкәлгә чәчәкләр куелды һәм  Бөек Ватан сугышында катнашкан әби-бабаларыбыз бер минут тынлык белән искә алынды. Митинг агач утырту белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International