«Җирдән йолдызларга юл» дип исемләнгән танып-белү сәгате

2022 елның 16 апреле, шимбә

13 апрель  көнне Килдебәк авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә Космонавтика көненә багышланган «Җирдән йолдызларга юл» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрделәр. Космос темасы кешеләргә кечкенәдән үк кызыклы. Яшьләр космонавтика үсеше тарихы белән таныштылар, галәм, космик күренешләр турында белемнәрен тулыландырдылар. Китапханәче кешенең космоска очуы турында сөйләде, Юрий Гагарин биографиясе белән таныштырды. Танып-белү сәгате барышында  космик викторина сорауларына җавап бирделәр. Чара бик эчтәлекле һәм кызыклы үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International