2022 елның 12 апрель көнендә Саба балалар сәнгать мәктәбе Шәмәрдән филиалының тынлы оркестр солисты Усманов Ильназ, укытучысы-Фәтхуллин А.А., гитара сыйныфы укучылары Шәрипов Марсель, Галиәхмәтов Наиль, укытучылары-Масленников Е.В., концертмейстер Масленникова Е.В., «Энҗе бөртекләре» вокаль ансамбле, җитәкчесе -Аксанова Л.М., Сабадан скрипка һәм фортепиано сыйныфлары укучысы Мөхетдинова Элина, укытучылары- Мөхетдинова Э.Н., Вәлиева Д.Р., Буа шәһәрендә үткән " Йолдызлар-иртәгә" яшь музыкантлар республика иҗат конкурсының гала-концертында катнашты . Әлеге конкурсның сайлап алу туры 2022 елның 17 февралендә уздырылды. Анда республиканың Апас, Чүпрәле, Кайбыч, Югары Ослан, Саба районнарыннан, Ульяновск, Буа һәм Казан шәһәрләреннән гала-концертта катнашу өчен иң яхшы 23 башкаручы сайлап алынды. Бүгенге концертта укучыларыбыз бер сәхнәдә Татарстан Республикасының халык артисты һәм РФ атказанган сәнгать эшлеклесе Абязов Р. Ю. җитәкчелегендәге "La Primavera" камера оркестры белән бергә чыгыш ясадылар.
Мондый конкурсларда катнашу укучылар һәм аларның остазлары өчен бик зур тәҗрибә булып тора.