«Созвездие-Йолдызлык» фестивале суперфиналының икенче туры нәтиҗәләре.

2022 елның 13 апреле, чәршәмбе

12 апрель көнне КФУның «УНИКС» мәдәни-спорт комплексында «Созвездие-Йолдызлык 2022» республика яшьләр телевизион фестивале суперфиналының икенче туры үтте.

Бу көнне Саба балалар сәнгать мәктәбеннән суперфиналның беренче сайлап алу турында җиңеп, барлыгы 30 укучы чыгыш ясады.

Фестиваль суперфиналының икенче сайлап алу туры нәтиҗәләре:

- "Яшьлек"бию  коллективы (җит. Мөбәрәкҗанова А.З.) -14 апрельдә КФУның «УНИКС» мәдәни-спорт комплексында Гала-концертта бүләкләнәчәк;

- Кашапов Илүзәр (вокал-соло) (җит. Дәүлиева Г.Р., Мөбәрәкҗанова А.З.)-22 апрельдә

 «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында Гала-концертта бүләкләнәчәк.

Укучыларны һәм аларның җитәкчеләрен котлыйбыз! Алга таба да уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International