"Җавапсыз сорау" дип исемләнгән әдәби сәгать

2022 елның 8 апреле, җомга

    5 апрель көнне Килдебәк авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә "Җавапсыз сорау" дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрделәр. Балалар язучысы Йолдыз Шәрәпова Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы булып тора. 2002 елда ул «Алтын каләм» иясе була. 2004 елда А. Алиш исемендәге премия лауреаты иясе була. 2012 елда Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе исеме бирелә.

  Әдәби сәгатьтә балалар язучының иҗаты һәм китаплары белән якыннанрак таныштырдылар. Балалар зур кызыксыну белән аның күңелле шигырьләрен укыдылар. Аның күңелле һәм шаян шигырьләре беркемне дә битараф калдырмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International