Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе каршындагы Иҗтимагый советның яңа составының беренче утырышы 17 мартта узды. Яңартылган составка 16 кеше керде, алар арасында Күчемсез милекнең һөнәри базары, иҗтимагый берләшмәләр, шулай ук югары уку йортлары вәкилләре дә бар иде.