Министр Равил Кузюров Саба муниципаль районының урман тармагы хезмәткәрләре слетында катнашты

2022 елның 24 феврале, пәнҗешәмбе

22 нче февраль көнне «Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ДБУ базасында Саба муниципаль районының урман тармагы хезмәткәрләре слеты узды.

Слетта катнашучыларны ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов һәм «Саба урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Васыйл Гыйззәтуллин сәламләде.

Министр үз чыгышында 2021 ел нәтиҗәләре һәм алдагы чорга бурычлар турында кыскача гына сөйләп узды. «Сезнең һәркайсыгыз узган елда куелган максатларга һәм бурычларга ирешүдә зур өлеш кертте, – диде Равил Кузюров, хезмәткәрләргә мөрәҗәгать итеп. – Газиз республикабыз хакына нәтиҗәле, иҗади хезмәтегез өчен барыгызга да рәхмәт белдерәм. Сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм киләчәктә уңышлар телим».

Чара кысаларында районның иҗат коллективлары катнашында музыкаль концерт программасы оештырылды. Оешмаларның тырыш хезмәткәрләре ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының, Саба муниципаль районы башлыгының Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International