Мичән авыл җирлегендә халык җыены

2022 елның 4 феврале, җомга

2 февраль көнне  Мичән авыл җирлегенең отчет җыелышы булып узды. Җыенда Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов, хокук саклау органнары вәкилләре, оешма җитәкчеләре  катнашты. Җыелыш башында «Татмедиа» АҖ һәм «Саба дулкыннары» АҖ әзерләгән видеоматериаллар каралды. Җыенның көн тәртибе түбәндәгечә булды:

  1. Мичән  авыл җирлегендә урнашкан учреждениеләрнең 2021 елда башкарылган эшләренә анализ һәм 2022 елга эшләрен камилләштерү буенча планнары.
  2. Участок полиция хезмәткәре Садриев Рөстәм Әюп улы чыгышы.
  3. Янгынга каршы күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Галимуллин Айнур Рифкат улы чыгышы
  4. Урманнарда янгын куркынычсызлыгы турында урман хуҗалыгы участок инспекторы Газизҗанов Ришат Альберт улы чыгышы.
  5. Саба районы ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ганиев Зөлфәт Рифкат улы чыгышы.
  6. Сабадагы «Россельхозбанк» өстәмә офис җитәкчесе Билалова Разина Кашафетдиновна чыгышы.
  7. Мичән авыл җирлеге советының 2020  елга отчеты һәм 2021 елга планнары.
  8. Узган елгы отчет җыенында халыкның биргән сораулары, тәкъдимнәрнең үтәлеше һәм 2022 елга халыктан сораулар.
  9. Саба муниципаль районы Башлыгы Минниханов Раис Нургали улының  йомгаклау чыгышы.

Быелда гражданнар «ZOOM»программасы аша җыелышта актив катнаша алдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International