«Күңелле стартлар» спорт уены.

2022 елның 3 гыйнвары, дүшәмбе

3 нче гыйнвар көнне  Саба балалар сәнгать мәктәбе коллективы  үзәк мәйданда балалар өчен «Күңелле стартлар» спорт уены оештырды.

Һәр кешенең иң зур байлыгы-сәламәтлек. Күңелле стартлар – балаларны урамдагы хәрәкәт активлыгына җәлеп итүнең иң кызыклы варианты. Шул уңайдан, 2022 нче елның 3 нче гыйнварында  Саба балалар сәнгать мәктәбе коллективы  үзәк мәйданда балалар өчен «Күңелле стартлар» спорт уены оештырды.  Уен «Вьюга»  һәм «Метелица»   командалары арасында барды. "Күңелле стартлар» программасы шактый бай эчтәлекле булды. Спорт бәйрәме «Йолдызлык» разминкасыннан башланды. Беренче бирем командаларны тәкъдим итү иде. Спорт бәйрәменең төп өлеше - эстафеталар. Командаларга йөгерү, сикерү, туплар белән эстафета, кыршау кебек кызыклы конкурслар тәкъдим ителде. "Күңелле стартлар" ның барлык этаплары киеренке көрәштә узды. Җанатарлар үз командалары өчен борчылдылар. Барысы да финишка беренче булып килергә тырыштылар.   Спорт бәйрәме балаларны берләштерде, беркемне дә битараф калдырмады. "Күңелле стартларда» катнашып, балалар үзләрен чын коллектив итеп тойдылар! Ярыш нәтиҗәләре буенча «дуслык» җиңде! Барлык командалар да Кыш бабайдан һәм Кар кызыннан истәлекле бүләкләр, тәм-томнар һәм яхшы кәеф заряды, бик күп уңай эмоцияләр алдылар.  Ярышлар чын мәгънәсендә спорт, сәламәтлек бәйрәме булды! Үзәк мәйданга җыелган һәр бала  Кыш Бабайга шигырьләр сөйләделәр.   «Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллинар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе» педагоглары яңа ел каникулларын һәр бала озакка истә калдырырлык итеп оештырырга тырыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International