Мичән төп гомум белем бирү мәктәбендә Яңа ел бәйрәме

2021 елның 27 декабре, дүшәмбе

25 һәм 26 декабрь көннәрендә  Мичән авыл җирлегендә урнашкан Мичән топ белем бирү мәктәбендә балаларның күптән көтеп алган “ Яна ел” бәйрәмнәре  шаулап-гөрләп узды. Бәйрәм чарасын мәктәп директоры Закиров Делюс Ридәил улы котлау сүзләре белән башлап җибәрде. Иң беренчеләрдән алдынгы укучыларны һәм мәктәп яны участогын Яна ел бәйрәменә бизэргэ булышкан әти-әниләрне грамота белән бүләкләделәр. Фән олимпиадаларында катнашып урын алган укучыларны грамота һәм үзләренең исемнәре белән язылган торт белән бүләкләделәр. Авылыбыз эшмэкэре Максудов Раил Роберт улы балаларга кәгазьдән пакет тектереп, шул пакетларга рәсем ясау буенча конкурс оештырган иде. Бәйрәм барышында ул конкурста җиңучеләрне һәм анда катнашкан һәрбер укучыны бүләкләп үтте. Бәйрәм бик куңелле барды.

   Бәйрәмгә балалар зур тырышлык белән әзерләнгәннәр, аларның һәр чыгышы матур һәм үзенчәлекле иде. Бәйрәмгә кунакка  Кыш Бабай һәм Кар кызыда килде, балаларга бүләкләр өләште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International