Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы концерты.

2021 елның 21 декабре, сишәмбе

20 декабрь көнне «Үсеш» Шәмәрдән лицеенда Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы укучылары һәм укытучылары "Музыкаль күчтәнәч" дип исемләнгән концерт программасын тәкъдим итте. Концертта укучылар башкаруында классик, чит ил композиторларының әсәрләре һәм дөньяның төрле халык музыкасы яңгырады. Матур һәм истә калырлык номерлар, шулай ук матур костюмнар тамашачыларга онытылмаслык хис-кичерешләр бүләк итте. Иҗат бәйрәме бик күңелле үтте. Бу якты бәйрәмдә катнашучыларның барысы да искиткеч музыка дөньясы белән очраштылар, матур һәм кабатланмас сәнгать дөньясына чумдылар. Бүгенге чарада балалар сәнгать мәктәбе коллективы педагогларның һөнәри осталыгын, талантлы укучыларының сәләтен күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International