Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең волонтерлар үзәкләре җитәкчеләре һәм активистлары катнашында «Игелекле Татарстан» Республика премиясен бүләкләү тантанасы

2021 елның 16 декабре, пәнҗешәмбе

15 декабрьдә Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең волонтерлар үзәкләре җитәкчеләре һәм активистлары катнашында «Игелекле Татарстан» Республика премиясен бүләкләү тантанасы узды. Тантаналы чарада Саба муниципаль районының Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Гарипов Ирек Рамазан улы, «Яшьлек» яшьләр үзәге каршындагы Саба волонтерлар үзәге җитәкчесе Әхмәтова Алсу Гыйниятулла кызы,шулай ук Саба районы волонтерлары катнашты. Безнең Саба районы 2021 нче елда «игелекле төбәк-Игелек жире» республика конкурсында җиңүче булды ! «Яшьлек» яшьләр үзәге командасын җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар һәм бүләкләр телибез! Чараны оештыручыларга Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрлыгы @minmol_rt ярдәмендә «Татарстан Республикасы Иреклеләр мәгълүмат-ресурс үзәге» АНО dobrotatarstan " АКБО Рәхмәт . #добрыйтатарстан #Татарстан яшьләре #мывместе #наоднойволне

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International