Шәмәрдән авыл җирлегендә геройларны искә алдылар.

2021 елның 14 декабре, сишәмбе

9 декабрь көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты белгечләре Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы А.Н.Гәрәев, Шәмәрдән лицееның «Яшь армия» мәктәп отряды активистлары белән берлектә Җиңү паркында Ватан Геройлары көненә багышланган мәгълүмат сәгате оештырдылар. Бу-чын Геройлар, безнең бәхетле киләчәк өчен үз гомерләрен корбан иткән кешеләр бәйрәме. Чараның төп максаты-Ватаныбызның героик битләре турында кешеләрнең белемнәрен киңәйтү. Чара ахырында һәлак булучыларны искә алу йөзеннән чәчәкләр салынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International