"Әни- якын кеше" .

2021 елның 10 декабре, җомга

Матур, якты, бик матур көн-Әниләр Көне.Сүлә  авыл клубы, Курсабаш авыл мәдәният йорты, Курсабаш китапханәсе, Т. Утар авыл клубы хезмәткәрләре 28 ноябрь көне бу бәйрәмне Сүлә авыл клубында түгәрәк өстәл артында "Әни- якын кеше" дип исемләнгән концерт программасы белән билгеләп үттеләр. 

Әни өчен яхшы, җылы, ягымлы сүзләр күп булмый. Һәм барлык бу сүзләр дә бәхетле  ана булган хатын-кызлар өчен яңгырады. Котлау сүзләре Курсабаш авыл җирлеге башлыгы А.Р. Гыймадиевтан яңгырады. Сәхнәдән авыл клубы үзешчәннәре башкаруында шигырьләр, җырлар яңгырады. Концерт ихлас котлау сүзләре һәм барысына да нык сәламәтлек, уңышлар, иминлек, барлык теләкләрнең тормышка ашуын һәм тыныч күк йөзе теләп тәмамланды.

Бик шәп бәйрәм булды, аңа беркем дә битараф калмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International