"Якташларга – Мәңгелек хәтер" тарих сәгате

2021 елның 9 декабре, пәнҗешәмбе

Ел саен, 9 декабрьдә, Россиядә Ватан Геройлары көне яки гади Геройлар көне билгеләп үтелә. Бу көнне Олы Нырты авыл китапханәсендә «Якташларга – Мәңгелек хәтер » дип исемләнгән тарих сәгате үткәрелде. Чара барышында китапханәче катнашучыларны бәйрәмнең кыскача тарихы белән таныштырды. Саба районының Советлар Союзы Геройлары, безнең бәхетле киләчәк өчен үз гомерләрен корбан итеп көрәшүчеләр турында искә төшерделәр. Якташыбыз Иван Сергеевич Башкировның биографиясенә һәм батырлыгына тулырак тукталдылар . Шулай ук укучылар игътибарына «Якташларга – Мәңгелек хәтер »дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. «Сабалылар- Бөек Ватан сугышында 1941-1945  " китабына аерым игътибар бирелде: Саба районы Хәрби комиссариаты тарафыннан хәрби хезмәткә чакырылган, Саба районында туып-үскән, хәбәрсез югалган якташларыбызны искә алу китабы. Балалар белән Завод Нырты авылында урнашкан Советлар Союзы Герое Иван Сергеевич Башкиров һәйкәленә чәчәкләр  куеп кайтылды   . Алар һәлак булган сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International