Сәнгать мәктәбе Шәмәрдән балчык уенчыгы остаханәсе күргәзмәсе Венгрия Республикасы делегациясе белән очрашуда.

2021 елның 9 декабре, пәнҗешәмбе

2021 елның 8 декабрендә "Казан дәүләт мәдәният институты" базасында Венгрия Республикасы делегациясе белән очрашу узды.

Очрашуда, хезмәттәшлек кысаларында, татар халкының тарихы һәм көнкүреше темасына Шәмәрдән балчык остаханәсе эшләре коллекциясе тәкъдим ителде. Саба балалар сәнгать мәктәбе Шәмәрдән филиалының рәсем сәнгате сыйныфы укытучысы, остаханә җитәкчесе, Сафина Роза Кәрәм кызы  делегация кунакларына балчыктан уенчыклар ясау процессы, аларны нинди теләк һәм энтузиазм белән әвәләү һәм балаларның эшләре турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International