25 ноябрь көнне Сүлә авыл клубында балалар үз әниләрен "әнигә мәхәббәт белән" дип исемләнгән видео белән котладылар.Әни - иң якын, иң кадерле кеше. Әни иң яхшы сүзләргә, үз балаларының игътибарына һәм мәхәббәтенә лаек. Әниләр көне, безнең аны ничек яратуабыз, аның безнең өчен ничек кадерле булуы турында әйтер өчен яхшы мөмкинлек. Балалар үзләренең видеокотлауларында әниләргә багышланган җыр башкардылар. Видеоролик "Инстаграмм" интернет челтәрендә басылып чыгачак.