«Дуслык кулын суз"-инструмент артында аралашу сәгате.

2021 елның 4 декабре, шимбә

Халыкара инвалидлар көне бөтен дөньяда 1992 елның 14 октябрендәге Генераль Ассамблея резолюциясе нигезендә ел саен 3 декабрьдә билгеләп үтелә. Бу көнне бөтен дөньяда мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең күп кенә проблемалары турында онытырга мөмкинлек бирми торган махсус чаралар үткәрелә.

3 декабрь көнне Саба балалар сәнгать мәктәбендә «Дуслык кулын суз"-инструмент артында аралашу сәгате»  дип исемләнгән чара үтте. Дәресне фортепиано сыйныфы укытучысы Зәйнетдинова З.З. 1 нче сыйныф укучылары һәм өстәмә белемне өйдә укучы балалар белән үткәрде. Чара барышында һәр укучы үзенең сәнгать мәктәбенә килү тарихын, үскәч пианист булу хыялы турында сөйләде. Чара барышында укучылар фортепианода уйнау осталыклары белән бүлештеләр, төрле әсәрләр уйнап күрсәттеләр.Шулай ук, балалар мәрхәмәтлелек, мөмкинлекләре чикле кешеләргә  яхшы мөнәсәбәт , барлык кешеләр өчен дуслык ничек мөһим икәнлеге турында сөйләштеләр. Очрашу ахырында аралашу һәм дуслык өчен кешенең шәхси сыйфатлары мөһимрәк дигән нәтиҗә ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International