Саба балалар сәнгать мәктәбендә 1 нче сыйныф укучыларын яшь музыкантлыкка кабул итү кичәсе үткәрелде.

2021 елның 2 декабре, пәнҗешәмбе

2 декабрь көнне Саба балалар сәнгать мәктәбендә 1 сыйныф укучыларын яшь музыкантлыкка кабул итү бәйрәме үткәрелде.

Традиция буенча, Саба балалар сәнгать мәктәбенең 1 нче чирек ахыры, 2 нче чирекбашы  1 нче сыйныф укучыларын музыкантлыкка кабул итү бәйрәме белән истә кала. 2 декабрьдә нәкъ менә шундый бәйрәм булды. Чара  вакытында беренче сыйныф укучылары үзләренең сәнгать мәктәбендә  укырга лаек булуларын һәм музыкант исемен горур йөртүләрен расларга тиеш иделәр.  Балалар укытучылар  әзерләгән барлык сынауларны да бик теләп үттеләр: сольфеджио буенча сорауларга җавап бирделәр, ребуслар, табышмаклар чиштеләр, бәрмә уен коралларында уйнадылар,  бу 2 ай эчендә үзләштергән осталыкларын күрсәттеләр. Беренче сыйныф укучылары чыгарылыш кичәсендә дә шундый ук составта катнашырга тантаналы вәгъдә бирделәр.   Уртанчы сыйныф укучылары беренче сыйныф укучыларын музыкаль чыгышлар белән котладылар . Ә укытучылар, үз чиратында, балаларга  укуларында уңышлар теләделәр һәм  чыгарылыш кичәсенә дә шул ук составта барып җитәрләр дигән өмет белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International