1 декабрь көнне инвалидлар декадасы кысаларында Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы укытучылары һәм укучылары Кызыл Мишә авылында мөмкинлекләре чикле балалар өчен Саба мәктәп- интернаты укучылары өчен мастер-класс уздырдылар. Рәсем сәнгате укытучылары Иванова М. И., Мифтахова Ф. И. һәм сәнгать бүлегенең 3 сыйныф укучысы Минһаҗева Н. күләмле кул эшләре ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Мастер-класс инвалид балаларның вак моторикасын (кул чукларын) үстерүгә юнәлдерелгән иде. Музыка бүлеге укучылары иҗат өчен аерым атмосфера тудырган музыкаль номерлар белән чыгыш ясадылар(укытучылары Харрасова Р.С. һәм Харрасова Л. А.). Балалар дәрес барышында бик тырышып эшләделәр, килеп чыккан кул эшләре аларга бик ошады. Интернат коллективы шундый мавыктыргыч чара өчен рәхмәт сүзләре белдерделәр.