Тәрбиячеләр өчен онлайн вебинар

2021 елның 1 декабре, чәршәмбе

30 ноябрь көнне, Саба районының Байлар Сабасының  «Балачак» балалар бакчасында Саба районы мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагоглары өчен «Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә полилингваль белем бирү» темасына онлайн-вебинар узды. Вебинарда «Балачак» балалар бакчасы тәрбиячеләре эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар: татар, рус һәм инглиз телләрендә дәресләр видеофрагментларын күрсәттеләр. Шулай ук, онлайн чарада Лесхоз «Ләйсән» балалар бакчасы һәм Сабабаш "Кояшкай"балалар бакчасы педагоглары да катнашты. Онлайн вебинар-тәрбиячеләр өчен методик материалларны тапшыруның нәтиҗәле ысулы. Онлайн-семинар барышында катнашучылар кызыклы мәгълүмат алу белән генә чикләнмичә, барлык сорауларны да берьюлы бирә алдылар. Семинарга йомгак ясауда Саба районы педагоглары һәм мәктәпкәчә тәрбия буенча баш белгеч Гумерова Л. М. һәм "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе" муниципаль белем бирү учреждениясенең мәктәпкәчә тәрбия буенча методисты Ханафиева А. Ш. чыгыш ясадылар.

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре семинарда тәкъдим ителгән материаллар мәктәпкәчә учреждение педагогларына балалар белән эшләүдә ярдәм итәр, балаларны тәрбияләүдә һәм укытуда яңа идеяләр һәм алымнар эзләргә булышыр, дип өметләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International