Кече Шыңар мәдәният йортында спектакль куелды.

2021 елның 30 ноябре, сишәмбе

27 ноябрь көнне Кече Шыңар мәдәният йортында үзешчән сәнгатьтә катнашучылар, мәдәният йорты, Оет һәм Олы Шыңар китапханәсе белгечләре тарафыннан Туфан Миңнуллинның «Кулъяулык» пьесасы буенча спектакль куелды. Ул музыкаль комедия жанрында куелган. «Нур» халык театрының яшь актерлары менә дигән актерлык, музыкаль һәм бию талантларын күрсәттеләр. Төп герой-Хатирә, ватаннан еракта яшәсә дә, туган телгә, туган җиргә, аның гореф-гадәтләренә  тугры калган. Хәтта оныгы Даниярне дә милли гореф-гадәтләр рухында тәрбияләгән, аны чиста татар телендә сөйләшергә өйрәткән. Тамаша чишмә янында бара, спектакль геройлары - яшь кызлар һәм егетләр, чыгарылыш имтиханнарыннан соң биредә очраштылар: шаярталар, бииләр, җырлыйлар, киләчәк турында хыялланалар. Һәм монда....Хәтирә әби «Кыз көткән» кыясының серен ача ... Хәтирә әби образы аша төп идея – хәзерге заман кешеләренең күңелләрендә туган җиргә, туган телгә һәм рухи кыйммәтләргә мәхәббәт уяту кирәклеге чагыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International