Татарстан мәгариф учрежденияләре педагоглары арасында үткәрелгән экология буенча дәресләр Республика конкурсы финалистларын котлау

2021 елның 29 ноябре, дүшәмбе

Бүген "Чиста булачак "  Татарстан Республикасы төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы балалар һәм яшьләр арасында экологик агарту эшчәнлеген алып баручы мәгариф оешмалары педагоглары белән очрашу оештырды. Чара Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Вәлиева Зилә Рәхимҗан кызы, экология һәм табигый байлыклар министрлыгы вәкилләре катнашында узды. Бу чарага Шәмәрдән 3 нче номерлы «Салават күпере» балалар бакчасы тәрбиячеләре Миңнуллина Г.И., Зәкиева Г.К. Татарстан мәгариф учреждениеләре педагоглары арасында үткәрелгән  экология буенча дәресләр республика конкурсы финалистлары буларак чакырылган иде. Алар җиңүче дипломы һәм акчалата сертификатлар белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International