26 ноябрь көнне әниләр көне уңаеннан Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы укучылары концерт куйдылар.
Концерт программасында халык, эстрада, классик җырлар яңгырады, фортепиано бүлеге укучылары фортепианода төрле әсәрләр башкардылар, әниләргә багышлап шигырьләр укыдылар.
Бәйрәм чарасы вакытында залда рәсем бүлеге укучылары куллары белән ясалган «Әниемә чәчәк бәйләме»дигән темага иҗат эшләреннән торган күргәзмә оештырылган иде.Бәйрәм бик күңелле үтте!