Шушы көннәрдә, хәзерге “Игенче” ҖЧҖ дә озак еллар терлекчелек тармагында эшләп чыккан хезмәт ветераны Сабирҗанова Рәйхана Гази кызы узенең 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Рәйхана Гази кызы Сәрдә авылында туып усә. 8 нче классны тәмамлаганнан соң, 1962 нче елда колхозда терлекче булып эшли башлый. 1965 елдан тырыш кызны савымчы итеп куялар .34 ел артык хезмәт юлында ул үзен хезмәт сөючән , тырыш хезмәткәр итеп таныта. Күп санлы Мактау грамоталары белән бүләкләнә.Кияүгә чыгып , тормыш иптәше белән алты бала тәрбияләп устерәләр.
Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы системасында озак еллар намуслы хезмәте өчен , хезмәт ветераны Рәйхана Гази кызы , Татарстан премьер-министры М.А. Җәббаровның Рәхмәт хатына лаек булды.
Җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыятенең җитәкчесе Алмаз Зөфәрович Зарипов юбилярга Рәхмәт хатын Һәм бүләкләр тапшырды. Хезмәт ветеранына озын гомер, балалар игелеге , озын гөмер теләде.