7 ноябрь көнне Сулэ авыл клубында "дуслык һәм татулык көне"дип исемләнгән тарих дәресе узды.
Дуслык һәм татулык көне-1917 елгы Октябрь революциясе җиңүенә багышланган бәйрәм. Ул Россиянең истәлекле даталарына карый.
Бу көнне балалар бәйрәмнең тарихы, шул чордагы вакыйгалар белән таныштылар.Бу бәйрәм илебез халкының бердәмлеген символлаштыра. Үзара аңлашу һәм бердәмлек генә безне көчле һәм җиңелмәс итә.
Бу көнне балалар Бер-берсенә теләкләр һәм яхшы сүзләр әйттеләр.