Татарстан Росреестры күчемсез милекне рәсмиләштерү буенча турыдан-туры эфир уздырачак

2021 елның 11 ноябре, пәнҗешәмбе

12 ноябрь көнне 11.00 сәгатьтә күчемсез милекне теркәү буенча Instagram да законнардагы үзгәрешләрне исәпкә алып, чираттагы Туры эфир булачак. Онлайн-чара күчемсез милекне рәсмиләштерү белән шөгыльләнергә җыенучы гади гражданнарга да, шулай ук күчемсез милек базарында профессиональ катнашучыларга да, мәсәлән, риелторларга да файдалы булачак.

Аны үткәрү вакытында түбәндәге темалар каралачак::

- күчемсез милек өлкәсендә законнардагы төп яңалыклар;

- күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрыннан мәгълүматлар: кемгә һәм ни өчен алар кирәк, ничек алырга һәм нинди рәвештә соратып алырга.

Бу һәм башка сорауларга Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең күчемсез милекне дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Александра Абдуллина һәм Кадастр палатасының мәгълүматларны әзерләү бүлеге башлыгы Лилия Сәйфиева җавап бирәчәк.

Туры эфирны ТР риелторлар гильдиясе вице-президенты Руслан Садриев үткәрәчәк.

Үз сорауларыгызны хәзер үк инде Татарстанның rosreestr_tatarstana рәсми аккаунтының Directына Инстаграм Instagram да җибәрә аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International