10 ноябрь конне Саба балалар сәнгать мәктәбенең рәсем сәнгате бүлеге укытучысы Газизова Г.Р. укучылар белән халыклар бердәмлеге көне уңаеннан “Матрешка үрнәгендә халык язуларында стиль бердәмлеге” дигән мастер-класс үткәрделәр. Чара барышында укучылар эскизларга нигезләнеп матрешка ясадылар. Аларны төрле төсләр белән буядылар, бизәделэр. Ахырда төрле милләтләрне чагылдырган бик матур матрешкалар килеп чыкты. Кызыкла мастер-класс укучыларга бик ошады.