Хезмәт иясе –хөрмәт иясе

2021 елның 10 ноябре, чәршәмбе

    Шушы көннәрдә " Игенче"  ҖЧҖ дә механик булып эшләүче Мирзегалямов Рамиль  Тимербай улы , авыл хуҗалыгы тармагындагы тырыш хезмәте өчен, Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Миннихановның Рәхмәт хатына лаек булды.

  Нәкь 50 ел элек Рамиль Тимербай улы дөньяга аваз сала.Мәктәпне тәмамлаганнан соң , техникага булган мәхәббәте аны" Тукай совхоз- техникум"ына илтә.Техник белем алганнан соң, хәзерге " Игенче" җәмгыятенә механик булып эшкә урнаша.

 Төп һөнәри вазыйфаларын башкарудан тыш,басу эшләре чорында зур егәрлекле Нью Холланд тракторында эшли.

" Игенче" ҖЧҖ җитәкчесе Алмаз Зөфәрович Зарипов юбилярны ихластан котлап,  ныклы сәламәтлек,  эшендә зур уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International