Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында көзге каникул көннәрендә Саба балалар сәнгать мәктәбе коллективы укучылар өчен иҗади сәләтләрне үстерүгә, зәвык һәм матурлыкны күрә белүгә, балаларда татар халык сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләүгә, туган якка мәхәббәт тәрбияләүгә юнәлтелгән чаралар үткәрә.
3 ноябрь көнне бию бүлеге укытучысы Мөбәрәкҗанова Альбина Зөфәр кызы һәм рәсем сәнгате бүлеге укытучысы Газизова Гүзәл Равил кызы укучылар белән "Татар милли орнаменты" дигән темага әңгәмә үткәрделәр.Әңгәмә барышында укучылар татар халык сәнгате, татар милли орнаменты белән таныштылар, борынгы һәм заманча декоратив-гамәли сәнгатьнең үзенчәлекләрен өйрәнделәр, милли орнаментның бүгенге көндәге актуальлеген билгеләделәр.Укучылар татар милли киемнәрендәге орнаментның төрләрен карадылар һәм аппликация орнаментын мөстәкыйль буядылар. Әлеге чара татар халык сәнгатенә кызыксыну уятып, үсеп килүче буынның рухи культурасын формалаштыруга ярдәм итә.